Ай дөнья, вай дөнья

Дәрья суларын буйладым,
ай дөнья,
«Уф» дип әйтеп сулыймын шул,
вай дөнья.
Акылларымнан язам шул,
ай дөнья,
Узган көнемне уйласам,
вай дөнья.
Авыр гомер кичердем шул,
ай дөнья,
Хак язганга чара юк шул,
вай дөнья.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.3 (3 голоса)
« »