Нигә төшләремә керәсең?

Без аерылдык. "Оныт мине, — дисең, —
Килми, — дидең, — сине күрәсем".
Гомер-гомерләргә аерылдык инде,
Тик төннәрен төшләремә керәсең.

Керәсең дә, имеш, кырын гына карап,
Сүзсез генә сорау бирәсең:
"Килми сине, дидем бит, күрәсем,
Нигә төшләремә керәсең,
Нигә төшләремә керәсең?"

Мин дә сине башка сөймим, дидем,
Кайчак мин дә ярсу — беләсең.
Көннәр буе: "Сөймим, сөймим", — диеп йөрим,
Ә төннәрен төшләремә керәсең.

Керәсең дә, имеш, чак кына елмаеп,
Сүзсез генә сорау бирәсең:
"Гомергә дип айрылыштык инде,
Нигә төшләремә керәсең,
Нигә төшләремә керәсең?"

Яр булырлык уңган, чибәрләр күп,
Ләкин күңелем тартмый, күрәсең.
Авыр икән, авыр оныту сөйгәнеңне:
Һаман-һаман төшләремә керәсең.

Керәсең дә, имеш, миңа кашың сирпеп,
Сүзсез генә сорау бирәсең:
"Син дә мине башка сөймим, дидең,
Нигә төшләремә керәсең,
Нигә төшләремә керәсең?"

Голосов пока нет
« »