Якынаеп килгән моңлы көзем
Сары яфрак коеп иңемә,
Кавышалмый калган сөеклемнең
Күз яшьләре булып түгелә.
Очар кошны тотып буламы ни,
Бикләп буламы ни читлектә?!
Минем җаным ак болыттан туган,
Ә болытлар мәңге иректә.
Гаепләргә ашыкмагыз, зинһар,
Кенәриләр сайрый ярышып.
Тик барыбер басалмыйлар алар
Күктә очкан аккош тавышын.
Очар кошны тотып буламы ни,
Бикләп буламы ни читлектә?!
Минем җаным ак болыттан туган,
Ә болытлар мәңге иректә.
Кызганулар кирәк түгел бүген,
Үгет-нәсихәт тә кирәкми.
Салкын акыл, коры сүзләр белән
Буйсындырып булмый йөрәкне.
Очар кошны тотып буламы ни,
Бикләп буламы ни читлектә?!
Минем җаным ак болыттан туган,
Ә болытлар мәңге иректә.