Тымык күл буйларын оя иткән
Үрдәкләр дә китте еракка,
Хушлаштылар бүген алар белән
Бергә үскән сылу камышлар.
Көз кояшы йөзә зәңгәр күктә,
Шаян җилләр уйнап үтәләр,
Чуклы шәл ябынган каеннырның
Сары шәл чукларын сүтәләр.
Өй алдында ялгыз карт тирәгем
Соңгы яфракларын какса да,
Тормышта яз —
Сирень агачлары
Чәчәк ата кебек бакчада…
Бу җыр Асия Смакова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 05/11/2023 - 00:56
«
»