Добавлено Almaz в ВС, 05/11/2023 - 01:04
Ап-ак көймә килә күл өстеннән,
Зәңгәр дулкыннарда кагынып.
Зәңгәр дулкыннарга карап тордым,
Зәңгәр күзләреңне сагынып.
Шушы ярлар шаһит иде бит соң
Сафлыгына тәүге хисләрнең.
Ихлас иде сүзләр, керсез күзләр …
Нишләдең син, бәгерем, нишләдең?
Ник җибәрдем икән яннарымнан
Өзгәләнеп сөйгән чагымда.
Булыр инекме ни бүгөн шулай
Ике ярның ике ягында.