Көзге урман (икенче вариант)

Көзге урман. Ак каеннар
Сары шәлен иңгә салган.
Мәхәббәт — мәңгелек, диләр, —
Кемгә дөрес, кемгә ялган …

Ак каеннар сары шәлле,
Куркалар җил бәрүеннән (бәрелүеннән).
Күздә яшем. Җаным тора
Моң һәм йөрәк әрнүеннән.

Яндым аның утларында,
Көзге урман янган кебек.
"Яр сөймәм!» — дип антлар эчтем,
Мәхәббәттән канган кебек.

Ак каеннар сары шәлле,
Куркалар җил бәрүеннән (бәрелүеннән).
Күздә яшем. Җаным тора
Моң һәм йөрәк әрнүеннән.

Көзге урман уртасында
Сары томан, сары ялкын.
Ялкыннарга урап мине,
Урман юлларына тарттың.

Ак каеннар сары шәлле,
Куркалар җил бәрүеннән (бәрелүеннән).
Күздә яшем. Җаным тора
Моң һәм йөрәк әрнүеннән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »