Көзге сагыш (дүртенче вариант)

Тып-тын гына урманнарда
Яфрак-яфрак сагыш ява.
Көзге яфрак — минем сагыш,
Көзге яфрак — минем сагыш,
Көзге яфрак — минем сагыш,
Минем җаным сагышлана.
Көзге яфрак — минем сагыш,
Минем җаным сагышлана.

Тамчы-тамчы сагыш яше
Күздән түгел, җаннан тама.
Тамчы-тамчы энҗе сагыш,
Тамчы-тамчы энҗе сагыш,
Тамчы-тамчы энҗе сагыш,
Минем күңел сагышлана.
Тамчы-тамчы энҗе сагыш,
Минем күңел сагышлана.

Көзге урманнарга кушылып,
Минем җаным сагышлана.
Тәлгәш-тәлгәш миләшләрдә,
Тәлгәш-тәлгәш миләшләрдә,
Тәлгәш-тәлгәш миләшләрдә
Сагышларым дөрләп яна…
Тәлгәш-тәлгәш миләшләрдә
Сагышларым дөрләп яна…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »