Булды төрле чак, булды,
Булды да инде узды.
Күрде башлар төрлесен,
Кадерле бүгенгесе.
Бүгенгесе кадерле,
Өзеп тора бәгырьне.
Эх, матур яшисе иде
Алда калган гомерне!
Җитәр-җитмәс ризык кабып,
Тияр-тимәс үссәк тә,
Безнең яшьлегебез бит ул,
Ничек кенә дисәк тә.
Бүгенгесе кадерле,
Өзеп тора бәгырьне.
Эх, матур яшисе иде
Алда калган гомерне!
Ничек кенә димәсәк тә,
Безнең үткәннәребез.
Узганнардан шушы көнгә
Килеп җиткәннәребез.
Бүгенгесе кадерле,
Өзеп тора бәгырьне.
Эх, матур яшисе иде
Алда калган гомерне!
Өстәлләр тулып торсын,
Бәйрәмнәр булып торсын.
Калган гомер елларыбыз
Бәхет-шатлыкта үтсен.