Добавлено marat_aibash в Втр, 07/11/2023 - 17:35

Кәләпүше, калфак, сөлгеләре —
Халкыбызның күңел җәүһәре.
Сандык төпләрендә сакландылар
Әби-бабамнарның ядкаре.
Калфакларга сеңгән милләтемнең
Милли даны, рухи куәте.
Кайтсын иде килер буыннарга
Үткәннәрнең гореф-гадәте.
Ак калфаклар, матур кәләпүшләр —
Аклык, сафлык, зәвык билгесе.
Энҗе калфак кигән татар кызы —
Милләтемнең якты көзгесе.