Добавлено marat_aibash в СР, 08/11/2023 - 21:02

Бәхетемне эзләп, чыктым менә,
Язылганмы икән язмышка?
Җемелдәгән карда эзләр салыр —
Охшаганмы икән ак кышка?
Кушымта:
Энҗеләрдәй бураннарың белән,
Бөтереп ал мине кочакка.
Өшетмәле утлы салкыннарда,
Яндыр әле сөю — учакта.
Кар өстенә тирән эзләр салып,
Язмышымнан үтеп барышым.
Шатлыкларым озатып килә яннан,
Яшәвемдә юктыр сагышым.
Кушымта:
Тирән эзләр юлдаш булды гелән,
Бәхетемә түшәп мамык келәм.
Хыялымны хисләремә урап,
Көзләремнән кышка кайтып киләм.
Кушымта:
Бу җыр Илгиз Субаев репертуарында бар « »