
Күбәләктәй карлар ява,
Яңа елның кар төбендә.
Яңа еллар имин килсен,
Бәндәләрнең мәркеменә.
Бәхет, шатлык, муллык теләп
Күктән ява ап-ак карлар.
Имин килсен Яңа еллар,
Җырлап торсын бу дөньялар.
Тормышларга ашсын иде
Һәркемнең дә хыяллары.
Яратсын, сөйсен һәркемне
Сөйгәне һәм якыннары.
Бәхет, шатлык, муллык теләп
Күктән ява ап-ак карлар.
Имин килсен Яңа еллар,
Җырлап торсын бу дөньялар.
Карлар түгел, бәхет ява,
Шатлык ява һәркем өчен.
Ашыра чынга теләкләрне
Яңа елның сихри киче.
Бәхет, шатлык, муллык теләп
Күктән ява ап-ак карлар.
Имин килсен Яңа еллар,
Җырлап торсын бу дөньялар.
Имин торсын бу дөньялар…