Добавлено tatassr в ПТ, 10/11/2023 - 16:21

Авырлыклар сындырмады,
Була белдең түзем.
Син лаеклы каршылыйсың
Гомереңнең көзен.
Сөеклем дип дәшүчең бар,
Әнием дип әйтүчең бар.
Нәнәй диеп, дүрт күз белән
Килүеңне көтүчең бар.
Бәхет касәң түп-түгәрәк,
Күзләр генә тимәсен.
Кайгы-хәсрәтнең җилләре
Бәгыреңне телмәсен.
Сөеклем дип дәшүчең бар,
Әнием дип әйтүчең бар.
Нәнәй диеп, дүрт күз белән
Килүеңне көтүчең бар.
Исән-сау һәм сәламәт бул,
Рәхәттә генә яшә.
Рәхмәтләрем чиксез диеп,
Йөрәк сиңа эндәшә.
Сөеклем дип дәшүчең бар,
Әнием дип әйтүчең бар.
Нәнәй диеп, дүрт күз белән
Килүеңне көтүчең бар.