Яшьлек эзләрем

Категория: көе сүзләре

Кичәгедәй кебек күз алдымда
Су буенда янган (яккан) учаклар.
Кайда калды икән яңгыратып җырлап,
Гармун уйнап йөрегән шул чаклар?

Һич онытмам яшьлек тугаеның
Сызылып яткан яшьлек сукмагын.
Озын җәйге кичтә асма-басма аша
Кызлар озатып йөрегән чакларым.

Әле дә булса кабат искә алып,
Чыгып йөрим яшьлек үзәнгә.
Учак сүнгән инде, асма-басма да юк
Бары таллар гына бик үскән.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »