Йөрәгеңдә сөю чын булса …

Йөрәгеңдә сөю чын булса,
Син — канатлы, очар кош сымак.
Талпынып гел очып йөрүләрең
Бу гомердә чуак төш сымак.

Чын сөю,
Янып көю —
Дөнья нурлар йөрәк утылыр.
Мәхәббәтем мине ташлап китсәң,
Мәңгелеккә кояш тотылыр.

Йөрәгеңдә сөю чын булса,
Сандугачлы таңдар уятыр,
Сагышларга салган чакларыңда,
Сине генә, сине уйлатыр.

Чын сөю,
Янып көю —
Дөнья нурлар йөрәк утылыр.
Мәхәббәтем мине ташлап китсәң,
Мәңгелеккә кояш тотылыр.

Йөрәгеңдә сөю чын булса
Язмышларың назга коеныр.
Мизгелләрнең кайсы килгәндә дә,
Мәңгелек бер яздай тойылыр.

Чын сөю,
Янып көю —
Дөнья нурлар йөрәк утылыр.
Мәхәббәтем мине ташлап китсәң,
Мәңгелеккә кояш тотылыр.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »