Гөрләвек

Урамнардан агып барган гөрләвек
Юып китә инде кышкы эзләрне.
Еракларга илтә алар ак карга
“Сөям сезне” диеп язган сүзләрне.
“Сөям сезне” диеп язган сүзләрне.

Салкын кышта язган минем ул сүзләр
Иделләрдә агып бара диңгезгә.
Салкын карга язган җылы сүзләрем,
Хәерле юл теләп калам мин сезгә.
Хәерле юл теләп калам мин сезгә.

Юлыгызда очраган һәр кешегә
Миннән изге теләк теләп узыгыз.
“Сөям сезне!” — мыны язды диегез
Сезгә таныш булмаган бер дустыгыз.
“Сөям сезне!” — мыны язды диегез.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »