Үткәннәргә кире кайтып булмый,
Үткәннәргә, борылып карама.
Сүнгән утның син көлләрен сипмә
Үз яраңа, минем ярама…
Үткәннәргә кире кайтып булмый,
Таныш җиргә кайткан шикелле.
Булса да ул үзе тик безнеке,
Безнеке дә түгел бит инде.
Бу җыр Рәис Вәгыйзов репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 12/11/2023 - 02:27
«
»