Көз учыннан төшкән гәрәбә мин,
Яралтучым ләкин көз түгел.
Йөзегемнән төшеп, тәгәрәдем —
Тар кысалар миңа төс түгел.
Кушымта:
Көз учыннан төшкән гәрәбә мин,
Яшькелт күзле серле гәрәбә.
Тылсымыма әсир булмам димә,
Бер чагылып китсәм әгәр дә.
Көз учыннан төшкән гәрәбә мин,
Диңгез балы — сары гәрәбә.
Үз бәямне үзем белим әле,
Узмасын ла гомер әрәмгә.
Кушымта:
Тик соңладым, балкый алмадым шул
Сөю таҗындагы каш булып.
Кайтам кире диңгез күңеленә
Мин иясез асылташ булып.
Кушымта:
Варианты песни
Бу җыр Илгиз Субаев репертуарында бар
Добавлено marat_aibash в ВС, 12/11/2023 - 16:12
«
»
