Изге җомга

Категория: көе сүзләре

Йөрәккәем, зинһар, битәрләмә,
Телефоным, зинһар, чыңлама.
Бер кырыйга китеп торчы, дөнья,
Мин мәчеттә идем — җомгада.

Йөрәккәем, зинһар, битәрләмә,
Җан дускаем, син дә соңлама!
Күңелләргә шифа алып калыйк
Изгеләрдән изге җомгада!

Бер сәгатькә мине онытыгыз,
Кырыс дустым, син дә үчекмә!
Бар дөньяга рәхмәт иңгән чакта
Мәшәкатьләр торсын бер читтә.

Йөрәккәем, зинһар, битәрләмә,
Җан дускаем, син дә соңлама!
Күңелләргә шифа алып калыйк
Изгеләрдән изге җомгада!

Бар дөньяга иман иңгән чакта
Ничек итеп гафил буласың!
…Кемдер куа куян куган кебек
Өч тиенлек сәүдә дөньясын.

Йөрәккәем, зинһар, битәрләмә,
Җан дускаем, син дә соңлама!
Күңелләргә шифа алып калыйк
Изгеләрдән изге җомгада!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »