
Тәрәзәңдә синең өмет балкый,
Эх, беләсе иде серләрен!
Таң атканга кадәр көтеп ятам
Тәрәзәңдә утлар сүнгәнен.
Таң ата ич, сүндер утларыңны,
Кояш кына көт син нибары.
Тәрәз өлгеләрең булсын әле
Хыялларым кадәр югары.
Күңелемдә минем ни барлыгын
Белмисең шул әле, белмисең.
Бер күрәсем килә синең сынны,
Күтәр әле тәрәз өлгесен.
Таң ата ич, сүндер утларыңны,
Кояш кына көт син нибары.
Тәрәз өлгеләрең булсын әле
Хыялларым кадәр югары.
Ярый әле күләгәңне күрәм —
Бер юаныч ул да күңелгә.
Тәрәз төпләреңдә төн үткәрәм,
Пәрдәләрең ач та көл генә!
Таң ата ич, сүндер утларыңны,
Кояш кына көт син нибары.
Тәрәз өлгеләрең булсын әле
Хыялларым кадәр югары.