Карама күземә, карама!
Синең чын сурәтең бар анда.
Син анда үзеңне күрерсең,
Күзләрне гашыйк дип белерсең.
Тыңлама җырымны, тыңлама!
Сөю бер — сиңа да, миңа да.
Ишетсәң, шәфәкътай янармын.
Җырларым — мәңгегә яңрар моң.
Кагылма күңелгә, кагылма!
Анда син, син генә тагын да.
Мәңгегә ачылмас сер үзем.
Йөрәкне бикләдең син үзең!
Тыңлама җырымны, тыңлама!
Сөю бер — сиңа да, миңа да.
Ишетсәң, шәфәкътай янармын.
Җырларым — мәңгегә яңрар моң.
Бу җыр Миләүшә Сафина репертуарында бар
Добавлено Рифат Сәлах в СР, 15/11/2023 - 11:05
«
»