Алда бит юллар,
Озын гомерләр,
Язлар һәм көзләр,
Шатлыклы көннәр.
Яшисе гомер яшәлер әле,
Үтәсе юллар үтелер әле.
Елларны түгел, һәр бер көннәрне
Чын дуслар белән яшисе иде.
Елларда юллар
Давыллы булыр,
Кайгы-хәсрәтләр
Башыңнан узар.
Яшисе гомер яшәлер әле,
Үтәсе юллар үтелер әле.
Елларны түгел, һәр бер көннәрне
Чын дуслар белән яшисе иде.
Бу җыр Лилия Хәмитова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 16/11/2023 - 14:29
«
»