
Бик аз калды: бу матурлык бетәр, дисең,
Алтын көз дә үз юлына китәр, дисең.
Сагышланма, гөлчәчәкләр сула, диеп,
Ник соң көзләр шулай моңсу була, диеп.
Көз китсә дә, үз Гәрәбәң бар яныңда,
Ап-ак кышлар ымсындыра бит тагын да.
Табигать тә кайчак көен ялгыштыра,
Сөю дә бит фасылларын алмаштыра.
Туктатасың, бүлеп атлап барышымны,
Соң күргәндәй, алалмыйсың карашыңны.
Тик дәшмисең — сөйләшәләр бары күзләр,
Җан сулышын аңлаталмас коры сүзләр.
Эчтән сулап: "Уза гомер…" димә әле,
Тот кулымнан, башкаеңны имә әле.
Сагышланма карап соңгы балкышларга…
Өмет белән атлап керик ак кышларга.