Бәхет тамчысы

Категория: көе сүзләре

Нишләтим икән бу язгы төннәрне,
Качырды йокысын тагын кемнәрнең?
Күпме керфек какмый кабаттан бер төн,
Ялгыз пәрдәләрнең күтәрдем читен.

Ә тәрәз артында — тып-тып, төнге тамчылар,
Бәхет юрап безгә тып-тып тамдылар.
Тамчылар шикелле сөюләрдән эрик,
Бәхетле язларга бергәләп керик.

Нишләтим икән бу язгы хисләрне,
Тынгы бирмәгән шул җәйге кичләрне?
Түгелгән хисләрем ташып җырымнан,
Уянган хисләрем тамчы җырыннан.

Ә тәрәз артында — тып-тып, төнге тамчылар,
Бәхет юрап безгә тып-тып тамдылар.
Тамчылар шикелле сөюләрдән эрик,
Бәхетле язларга бергәләп керик.

Бәхетле язларга бергәләп керик…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар « »