Добавлено АлиһәНур в ВС, 19/11/2023 - 20:44

Бу язларны яратмыйча
Мөмкин түгел.
Бөреләрен ача буген
Назлы күңел.
Яшеллекнең исе тәмле,
Сафлык анда.
Үрелә хисләр,гүя язда
Кояш җанда.
Бу язларны яратмыйча
Мөмкин түгел.
Бөреләрен ача буген
Назлы күңел.
Бу язларны күрдем кабат,
Бәхет шунда.
Умырзая чәчәк аткан
Чак болында.
Ак болытлар йөзә куктә,
Карап калдым.
Рәхмәт язым,рәхәтеңнән
Илһам алдым.
Бу язларны яратмыйча
Мөмкин түгел.
Бөреләрен ача буген
Назлы күңел.