Сөйгән яр (икенче вариант)

Төрле сүзләр миңа кирәк түгел,
Йөрәгеңне бары ач кына.
Күңелеңдә тулган хисләреңне
Аңлата күр миңа сак кына.

Елмаюлы синең йөзләреңдә
Җиде кат күкләрнең нуры бар.
Гомерлеккә диеп сайлаганым,
Син бит минем өзелеп сөйгән яр.

Алтын таулар синнән өмет итмим,
Мин бары тик сине яратам.
Барсын-барсын бер аңларсың күк,
Күзләремә минем карасаң.

Елмаюлы синең йөзләреңдә
Җиде кат күкләрнең нуры бар.
Гомерлеккә диеп сайлаганым,
Син бит минем өзелеп сөйгән яр.

Ә үткәннәр томан артларында
Хәтирәгә калды күмелеп.
Озата ул бары уйлар булып,
Бүгенгесе белән үрелеп.

Елмаюлы синең йөзләреңдә
Җиде кат күкләрнең нуры бар.
Гомерлеккә диеп сайлаганым,
Син бит минем өзелеп сөйгән яр.

Гомерлеккә диеп сайлаганым,
Син бит минем өзелеп сөйгән яр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »