Сандугачны тыңлый алмыйм
Күңелләрем тулганга.
Мин дә бер сандугач идем
Син янымда булганда.
Чыгамын урамнарга,
Уралам томаннарга.
Язлар гына көткән күңелем
Тарыды бураннарга.
Ике урам арасы,
Ерак икән барасы.
Таңны белми, яллар бирми
Сызлый күңелем ярасы.
Чәчәк атмас алмагач
Сандугачлар кунмагач.
Язлар ямьсез, сулар тәмсез
Син янымда булмагач.
Сандугачлар кагына
Кунып сөйгән талына.
Бик сагындым, бәгырькәем,
Кайтчы тизрәк яныма.
Бу җыр Нәфкать Нигъмәтуллин репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 26/11/2023 - 14:04
«
»