Син янымда булмагач (өченче вариант)

Категория: Авторлары

Көзнең ачы җилләре күңелгә килеп керде.
Безне бергә булмаслар диеп күпләр әйтеп йөрде.
Тик аларның сүзенә ышанмаска иде бәгърем,
Көзнең ачы җилләре күңелгә килеп бәрде.

Көннәрен елый күңел,
Төннәре кирәк түгел,
Нурларын да югалтты кояш,
Син янымда булмагач…

Кошларны да җибәрдек җил белән офыкка таба.
Хисләремне җибәрсәм, каян эзлим, кайдан табыйм?
Икебез дә аерылып күрешмәскә вәгъдә бирдек.
Тик йөрәктә сагыну, аңа һаман нидер җитми…

Көннәрен елый күңел,
Төннәре кирәк түгел,
Нурларын да югалтты кояш,
Син янымда булмагач…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »