Син-минем моңлы җырым!

Йолдызлар күккә тарталар,
Уй-хыялны исертеп.
Күңелгә тирән баталар
Чамадан ерак үтеп.

Кушымта:
Синсез юк җылы күңелгә
Син якты нурым минем.
Син кояш җаным күгенә,
Син — минем моңлы җырым

Тик җылы кояш нурлары,
Чөнки ул безгә якын.
Яндырмый кайнар утлары
Ул биргән җиргә җанын.

Кушымта:
Синсез юк җылы күңелгә,
Син якты нурым минем.
Син кояш җаным күгенә,
Син — минем моңлы җырым

Кешеләр дә йолдыз сыман,
Күп очрыйлар юлларда.
Ә мин кояш кебек янам
Син сеңгәнсең уйларга.

Кушымта:
Синсез юк җылы күңелгә,
Син якты нурым минем.
Син кояш җаным күгенә,
Син — минем моңлы җырым

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »