Кышның коры салкынына
Кызылтүшләр очып килгән
Салкын дими,туңам дими
Алар кышны сөя микән?
Кушымта:
Кызылтүшләр өшегәннәр
Сабыр-түзем күзләрендә.
Сулкылдаган йөрәгемнең
Миләш коя эзләренә.
Синең салкын карашларың
Өшетсәдә йөрәгемне.
Сүндерәлми синең белән
Калам дигән теләгемне.
Кушымта:
Кызылтүшләр өшегәннәр
Сабыр-түзем күзләрендә.
Сулкылдаган йөрәгемнең
Миләш коя эзләренә.
Яшьләр тамган эзләремдә
Янган уты миләшләрнең.
Сизәм аңлап кызылтүшләр
Миңа ялкын өләшкәнен
Кушымта:
Кызылтүшләр өшегәннәр
Сабыр-түзем күзләрендә.
Сулкылдаган йөрәгемнең
Миләш коя эзләренә.
Бу җыр Алиһә Нур репертуарында бар
Добавлено АлиһәНур в Пнд, 27/11/2023 - 17:55
«
»