Сине сөясем килә

Категория: көе сүзләре

Гөл-чәчәкләр бүләк итсәм
Сөюемне сөйләрләр инде.
Шомырт кара күзләреңә
Карап туялмам инде.

Сине сөясем килә,
Сине үбәсем килә.
Синең ярың, синең парың
Минем буласым килә.

Очрашмыйча да басылмый,
Бетмәстер янып көю.
Сине генә һәрчак уйлыйм,
Газапмы әллә бу сөю?

Сине сөясем килә,
Сине үбәсем килә.
Синең ярың, синең парың
Минем буласым килә.

Зифа буй-сыннарыңны да
Ерактан күреп таныйм.
Гел кырларыңда булсам да
Үзеңә карап туймыйм.

Сине сөясем килә,
Сине үбәсем килә.
Синең ярың, синең парың
Минем буласым килә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »