Үз-үземә урын таба алмыйм,
Җаным бәргәләнә, сызлана.
Сине уйлап көнем-төнем яна,
Күңелкәем синсез моңлана.
Тик мин һаман өмет белән яшим,
Бер килерсең кебек тоела.
Ник син миннән киттең, мәхаббәтем?
Синсез яшәү миңа кыен ла!
Хатлар яздым сиңа, түзә алмадым,
Бәлки, бер сүз әйтерсең миңа.
Араларда бар да бетте дидең,
Соңгы сүзем, дидең, шул сиңа.
Тик мин һаман өмет белән яшим,
Бер килерсең кебек тоела.
Ник син миннән киттең, мәхаббәтем?
Синсез яшәү миңа кыен ла!
Соңгы сөйләшүдән минем йөрәк
Аралады акны-караны.
Ялгышканмын икән синең белән
Төзәтергә теләп араны…
Тик мин һаман өмет белән яшим,
Бер килерсең кебек тоела.
Ник син миннән киттең, мәхаббәтем?
Синсез яшәү миңа кыен ла!