Дөнья шулай яратылган,
Бездән генә калмаган.
Байлар да, ханнар да
Мәңге яши алмаган.
Эх, бу дөнья куласа,
Әйләнә дә бер баса.
Дөнья зары мәңге бетмәс,
Җырлап яшик ичмаса.
Булганына шөкер итеп
Яшик исән чагында.
Булган бәх(е)теңне югалтма,
Сөеп кал яшь чагында.
Эх, бу дөнья куласа,
Әйләнә дә бер баса.
Дөнья зары мәңге бетмәс,
Җырлап яшик ичмаса.
Дөнья куып ардым инде,
Бетмәс һич мәшәкате.
Җырлап-биеп яшик әле,
Күреп калыйк рәхәтен.
Эх, бу дөнья куласа,
Әйләнә дә бер баса.
Дөнья зары мәңге бетмәс,
Җырлап яшик ичмаса.
Бу җыр Илназ Баһ репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 03/12/2023 - 17:09
«
»
