Яңгыр (Йокысыз төн)

Категория: көе сүзләре

Төне буе яңгыр явып чыкты,
Кулым нечкә яңгыр суыннан.
Шыбыр-шыбыр нидер җырлады
Аерырга теләп уемнан.

Төне буе яңгыр явып чыкты,
Ә мин йокламадым төне буе,
Үткәннәрдә йөрдем, киләчәккә
Бара-бара гомер юлымны.

Җил талгыны куган мизгелләрдә
Өз(е)леп-өз(е)леп төште алмалар.
Минем озын матур елларымны
Тук-тук килеп санадылар алар.

Төне буе яңгыр явып чыкты,
Ә мин йокламадым төне буе,
Үткәннәрдә йөрдем, киләчәккә
Бара-бара гомер юлымны.

Ашыкмыйча бөтен гомеремне
Бер төн җитте барлап чыгарга.
Кеше гомере мизгел генә шул дип
Үпкәләдем мин ул елларга.

Төне буе яңгыр явып чыкты,
Ә мин йокламадым төне буе,
Үткәннәрдә йөрдем, киләчәккә
Бара-бара гомер юлымны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »