Сиңа барам (өченче вариант)

Категория: Авторлары

Сукмагымда ай нурлары,
Чыкларда көмеш моңнар.
Синең янга алып бара
Моңнарга тулы юллар.
Күңелемдә хисләр бит,
Йөгерә атлыйм үзем.
Җырлап бирермендер диеп,
Сиңа дип чәчәк өздем.

Сөю көткән күзләреңне
Күрәм дип киләм әле.
Хисләремне моңга төрдем,
Җыр итеп бирәм әле.
Сөю көткән күзләреңне
Күрәм дип киләм әле.
Хисләремне моңга төрдем,
Җыр илтәм,
Сиңа барам.

Көтәсеңдер юлга карап,
Ашкынып сиңа барам.
Барам гына түгел, бәлки,
Канатлы аттай чабам.
Җиде катлауларны үтеп,
Җилләрне узып барам.
Сиңа булган хисләремне
Сөю җырына салам.

Сөю көткән күзләреңне
Күрәм дип киләм әле.
Хисләремне моңга төрдем,
Җыр итеп бирәм әле.
Сөю көткән күзләреңне
Күрәм дип киләм әле.
Хисләремне моңга төрдем,
Җыр илтәм,
Сиңа барам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »