Тиңләдем

Тиңләдем мин сине иң шаян буранга,
Син минем куй(ы)ныма елыштың урамда.
Җилләрдә әйләнеп, иңемә кагылдың,
Син диеп он(ы)тылып, җирләргә сарылдым.

Тиңләдем мин сине иң җылы яңгырга,
Тиңләдем кояшка, охшаттым давылга.
Саг(ы)нудан чыгардай ашкынды йөрәгем,
Мин сине бәхетнең үзенә тиңләдем.

Тиңләдем мин сине язларның назына,
Сабыр ит, китмә син, кал әле аз гына.
Җәйләрнең җылысы күңелне кузгатты,
Кичләре, син булып, тибрәтеп йоклатты.

Тиңләдем мин сине иң җылы яңгырга,
Тиңләдем кояшка, охшаттым давылга.
Саг(ы)нудан чыгардай ашкынды йөрәгем,
Мин сине бәхетнең үзенә тиңләдем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »