Тәрәзәңнән алма гөлләреңне

Категория: көе сүзләре

Сиңа бүләк иткән ул гөлләрне
Тәрәзәңнән, зинһар, алма син.
Сөю гөлең сулып, хисең сүнеп,
Йөрәгеңдә сагыш янмасын.

Тәрәзәңнән алма гөлләреңне,
Алар тормышыңа ямь бирер.
Авыр чакларыңны җиңеләйтеп,
Күңелләреңә сөю килер.

Гомереңне уздырма заяга,
Ачу, үпкә саклап һәр көнгә.
Ул бит мизгел генә, узып китәр,
Килмәгәнбез җиргә мәңгегә.

Тәрәзәңнән алма гөлләреңне,
Алар тормышыңа ямь бирер.
Авыр чакларыңны җиңеләйтеп,
Күңелләреңә сөю килер.

Сөю гөлең кайчак бөреләнсә
Алсу таңда гүзәл чәчәккә,
Өмет уты сиңа юл күрсәтер
Елмаеп торган киләчәккә.

Тәрәзәңнән алма гөлләреңне,
Алар тормышыңа ямь бирер.
Авыр чакларыңны җиңеләйтеп,
Күңелләреңә сөю килер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »