Шул карашың

Категория: көе сүзләре

Нишләтим соң йөрәгемне,
Сине ярата инде.
Янса яна, көйсә көя,
Син дип җан ата инде.

Яратасың да кебек тә,
Яратмыйсың да кебек.
Кайчагында хисләремнән
Йөрисең кебек көлеп.

Горур булырмын кебек тә,
Ялынмасмын да кебек.
Шул ук каршы карашыңны
Булмый шул күрми түзеп.

Яратасың да кебек тә,
Яратмыйсың да кебек.
Кайчагында хисләремнән
Йөрисең кебек көлеп.

Шул карашың, шул карашың
Акылымнан яздыра.
Ялындырып йөрүләрең
Йөрәгемне яндыра.

Яратасың да кебек тә,
Яратмыйсың да кебек.
Кайчагында хисләремнән
Йөрисең кебек көлеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »