7-40

Категория: көе һәм сүзләре

Без кайгыра белмибез, төрле көйгә биибез.
Төрле җырлар җырлыйбыз, ни булса да.
Бәйрәм итә беләбез, елмаябыз-көләбез,
Көн артыннан көннәр бушка узса да.

Ничә еллар биибез, ничә еллар җырлыйбыз,
Ничә еллар инде яшибез бәйрәмдә.
Яшәр өчен эшләргә дә кирәксә дә,
Тик бик күңелле биегәндә.

Белмибез дип тормыйбыз, ничек тә тыпырдыйбыз,
Биегәннәр дибез һәрчак баюга.
Бөтен эшне ташлыйбыз, "Әпипә"дән башлыйбыз,
Биегәндә картайганнар он(ы)тыла.

Ничә еллар биибез, ничә еллар җырлыйбыз,
Ничә еллар инде яшибез бәйрәмдә.
Яшәр өчен эшләргә дә кирәксә дә,
Тик бик күңелле биегәндә.

Эшлибез дип җыенабыз, ашыккандай булабыз,
Тик нигәдер килеп чыкмый эш бездән.
Җырлыйбыз да биибез, башка нәрсә белмибез,
Бии-бии без баербыз бик тиздән.

Ничә еллар биибез, ничә еллар җырлыйбыз,
Ничә еллар инде яшибез бәйрәмдә.
Яшәр өчен эшләргә дә кирәксә дә,
Тик бик күңелле биегәндә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3.5 (12 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »