Алтын Урда

Категория: көе һәм сүзләре

Без күндәм, без тырыш, без уңган диделәр.
Башларга матурлап түбәтәй киделәр.
Кулларга я көрәк, я сука, я тырма бирделәр.
Без гомер буена казынганбыз җирдә,
Бар булган җиребез шушында — Иделдә,
Без мескен, тик уңган бер халык болгарлар диделәр.
Ышанды әтиләр, ышанды әниләр,
Ачы ялганга тиз ышана кешеләр.
Без гомер буена чабата-кәләпүшле диеп.
Күтәрмә башыңны бер эш ике кулга,
Эх, кайда соң безнең Бөек Алтын Урда!?
Әйтерлек, без бит шул дәүләтнең татарлары диеп.

Кылычлы бабайлар, еракта тирмәләр,
Зәңгәр күктә тургай, илгә юк киртәләр.
Бөтен дала Бөек Татарның бербөтен дәүләте.
Бер үк тел, бер йола гасырлар буена,
Бу җирләр безнеке, бу җиргә без хуҗа.
Бу якларда татар кешесеннән дә юк гайрәтле.
Үзгәрде замана, исте башка җилләр,
Таралды атлылар, китте кулдан җирләр,
Кымызлы җәйләүләр башкалар кулында.
Илләрне бүлделәр, телләрне бүлделәр,
Безнең эш башкага хезмәттә диделәр,
Таралды зәңгәр күк астында Бөек Алтын Урда.

Без күндәм, без тырыш, без уңган диделәр.
Башларга матурлап түбәтәй киделәр.
Кулларга я көрәк, я сука, я тырма бирделәр.
Без гомер буена казынганбыз җирдә,
Бар булган җиребез шушында — Иделдә,
Без мескен, тик уңган бер халык болгарлар диделәр.
Ышанды әтиләр, ышанды әниләр,
Ачы ялганга тиз ышана кешеләр.
Без гомер буена чабата-кәләпүшле диеп.
Күтәрмә башыңны бер эш ике кулга,
Эх, кайда соң безнең Бөек Алтын Урда!?
Әйтерлек, без бит шул дәүләтнең татарлары диеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »