Йөрәк (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Кызара-кызара офыктан
Кояш чыга түгелме?
Исем китеп карап торам,
Өнемм(е) әллә, төшемме?
Син шул кояш нурыдай
Бозын эретте күңелемнең.
Синең өчен, тик сиңа гына
Кайнар хисе йөрәгемнең.

Язмышым юлында,
Бәхеткә юл ачып,
Ал чәчәкләр тотып,
Бәгърем, каршыма чык.
Хистән дөп-дөп йөрәк,
Йөрәккә сөю кирәк.
Өз(е)леп-өз(е)леп сөям дип,
Әйт әле, иркәм, тизрәк.

Моңы булса йөрәктә,
Сөю яши аңарда.
Туганбыз икән дөньяга,
Курыкмыйк сөеп янарга.
Өзелеп төшәм дигәндә
Берсе чиртә йөрәккә.
Назлы җылы сүз табып,
Йөрәк баш ия мәхаббәткә.

Хистән дөп-дөп йөрәк,
Йөрәккә сөю кирәк.
Өз(е)леп-өз(е)леп сөям дип,
Әйт әле, иркәм, тизрәк.

Йөрәгемнең ишеген сөю
Бер көн килеп шакыса,
Син бәхетле, син яшисең
Очар коштай талпынсаң.
Өзелеп төшәм дигәндә
Берсе чиртә йөрәккә.
Назлы җылы сүз табып,
Йөрәк баш ия мәхаббәткә.

Хистән дөп-дөп йөрәк,
Йөрәккә сөю кирәк.
Өз(е)леп-өз(е)леп сөям дип,
Әйт әле, иркәм, тизрәк.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »