Хыял (икенче вариант)

Качам әле, качам бу дөньядан,
Кочагыма сине алам да..
Очыйк әле яңа серләр тулы
Икәү генә белгән галәмгә..

Икәү генә белгән галәмгә
Кочагыма сине алам да.

Бу дөньяның барлык ваклыклары
Кырык якка калсын чәчелеп.
Бер сөясе, килә хисләремне
Беркемнән дә тормый яшереп.

Хисләремне тормый яшереп,
Бер сөясем килә шашынып.

Хисләремнең исәр давыллары
Алып китсен безне бөтереп.
Хыялдагы серле бер галәмгә
Икебезне куйсын китереп.

Икебезне куйсын китереп,
Хыял давылында бөтереп.

Качам әле, качам бу дөньядан,
Кочагыма сине алам да,
Очыйк әле яңа серләр тулы
Икәү генә белгән галәмгә.

Икәү генә белгән галәмгә
Кочагыма сине алам да.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »