Әкият (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Балачакка бер кайтыйм дип,
Хыялымда адашыйм дип,
Әбием әкиятләрен барлыйм дип тагын бер кат,
Шәһәр тавышыннан туеп,
Авылым инеше буе
Ялгызым гына үтәм мин
Карт өянкеләр санап,
Су буенда кем йөри,
Нигәдер мине күрми,
Зур күкрәкле су анасы һаман тарагын эзли.
Ерак түгел урманда
Уяна ай тулганда
Баһадирдай шүрәлеләр кети-кети уйнарга.

Инеш буе камышларын,
Саесканнар тавышларын,
Авылымның җылы җилен,
Кечкенә бака күлен,
Убырлы карчык югалган,
Үги кыз сукмагын салган
Куркыныч кара урманны сагынып кайттым бүген.
Күктә йолдыз сибелгән,
Тимер казык җидегән
Йолдызлар арасында, тик болытлар кача җилдән.
Кемдер хәзинә күмгән,
Шуңамы башын игән,
Мин иң карты монда диеп утыра ялгыз имән.

Шифалы суын эчәргә
Тезләнеп изге чишмәгә,
Абага чәчәк атканын төн буе көтеп калам.
Карт имәнгә килеп кунган
Ябалак та уйга чумган, ул да миңа әйтә сыман:
"Кайттыңмы?" — диеп, балам.
Су буенда кем йөри,
Нигәдер мине күрми,
Зур күкрәкле су анасы һаман тарагын эзли.
Ерак түгел урманда
Уяна ай туганда,
Баһадирдай шүрәлеләр кети-кети уйнарга.
Күктә йолдыз сибелгән,
Тимер казык җидегән
Йолдызлар арасында тик,
Болытлар кача җилдән.
Кемдер хәзинә күмгән,
Шуңамы башын игән.
Мин иң карты монда диеп утыра ялгыз имән.
Мин иң карты диеп, утыра ялгыз имән.
Кайгыларымны онытып, үткәнгә кайтып киләм.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »