Юллар (бишенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Ике яклап сызгыра җил,
Тәгәрмәчләр астында җил,
Һаман никтер артка ашыга.
Дөрес юлда зур тизлектә,
Ашыгып чапкан кебек тә,
Тик кемнәрдер килә каршыга.

Кемнәрнедер кемдер көтә,
Көткән җиргә юллар илтә.
Кемдер артта калыр, кем узар.
Һәркемнең үз барган ягы,
Кемнәрнеңдер туктар чагы,
Барыбызда да төрле юллар.

Туздырып кара тузаннар,
Кемнәрдер чабып узалар,
Юл читенә туктый ар(ы)ганнар.
Ярдәм сорап торсалар да,
Таныш кебек булсалар да,
Тузанда кала туктаганнар.

Кемнәрнедер кемдер көтә,
Көткән җиргә юллар илтә.
Кемдер артта калыр, кем узар.
Һәркемнең үз барган ягы,
Кемнәрнеңдер туктар чагы,
Барыбызда да төрле юллар.

Бу җиргә аваз салгач та,
Алга таба кузгалгач та,
Ашыгабыз нидер табарга.
Төп максатны күрмәсәк тә,
Дөрес юлны белмәсәк тә,
Тукталмыйбыз артка карарга.

Кемнәрнедер кемдер көтә,
Көткән җиргә юллар илтә.
Кемдер артта калыр, кем узар.
Һәркемнең үз барган ягы,
Кемнәрнеңдер туктар чагы,
Барыбызда да төрле юллар.
Барыбызда да төрле юллар…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »