Күңелең ялгызлыктан туйса,
Йөрәгең сыкраса,
Күздән яшьләр тамса,
Бар эшеңне ташлап чык юлга,
Син күкләргә кара,
Йолдызларга таба.
Күкләр әйтер, йолдызлар да:
"Син сызланма, син уфтанма".
Дөнья иркен, кара гына,
Кайгыларга калма гына.
Бу бер көнлек дөньяларда
Гел моңланма, гел уйланма.
Башыңны имә җирләргә,
Йөзеңне бор син җилләргә.
Таңнарың һәр көн боек булса,
Гел яңгырлар яуса,
Күң(е)лең җыр сораса,
Юлга чык, яңа тормыш башлап,
Бар эшеңне ташлап,
Күкне ал юлдашка.
Күкләр әйтер, йолдызлар да:
"Син сызланма, син уфтанма".
Дөнья иркен, кара гына,
Кайгыларга калма гына.
Бу бер көнлек дөньяларда
Гел моңланма, гел уйланма.
Башыңны имә җирләргә,
Йөзеңне бор син җилләргә.
