Тагын бер кат гомер бирсә Ходай,
Сиңа бирсә гомер тагын берне —
Кай якларга язмыш ташласа да,
Эзләр идем сине, бары сине.
Тагын бер кат гомер бирсә Ходай,
Тагын бер кат бу дөньяга килсәк,
Киек казлар,
Безгә юл сабыгыз,
Кавышалмый адашыплар йөрсәк.
Мин яшәгән тарафларга чабып,
Сулуларың тыннарыңа кабып,
Әверелсәң әгәр шул учакка, —
Офык ялкынында сине танып,
Ак күбәләк булып канат кагып,
Мин ташланыр идем ут-учакка.
Тагын бер кат гомер бирсә Ходай,
Тагын бер кат бу дөньяга килсәк,
Киек казлар,
Безгә юл сабыгыз,
Кавышалмый адашыплар йөрсәк.
Тагын бер кат гомер бирсә Ходай,
Эзләр идем сине, бары сине…
Киек казлар,
Безгә юл сабыгыз,
Кавышалмый адашыплар йөрсәк.
