Ышанам (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ай моңлана зәңгәр күкләрдә,
Айның сере икән кемнәрдә.
Мин дә риза шушы күкләргә,
Синең хакта серемне сөйләргә.

Ышанам, ышанам,
Очрашулар көтеп юанам.
Кайчан да бер күрешербез диеп,
Өметләнәм әле мин һаман.

Иңләр идем бөтен галәмне,
Җитсә иде әгәр кодрәтем.
Ераклардан миңа дәшүче
Ул бит синең, синең сүрәтең.

Ышанам, ышанам,
Очрашулар көтеп юанам.
Кайчан да бер күрешербез диеп,
Өметләнәм әле мин һаман.

Безнең сөю — үзе яктылык,
Йолдыз булып яна яктырып.
Ераклардан безгә эндәшеп,
Бәхет юлы тора бит чакырып.

Ышанам, ышанам,
Очрашулар көтеп юанам.
Кайчан да бер күрешербез диеп,
Өметләнәм әле мин һаман.

Сине уйлау — үзе бер рәхәт,
Сабырлыкка бирче мәрхәмәт.
Шул дөньяга алып кергәнгә,
Бәгырькәем, сиңа мең-мең рәхмәт.

Ышанам, ышанам,
Очрашулар көтеп юанам.
Кайчан да бер күрешербез диеп,
Өметләнәм әле мин һаман.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »