Мин сине эзләдем

Мин сине эзләдем җәйләрдән,
Мин сине эзләдем көзләрдән,
Мин сине эзләдем кыш җиткәч,
Кар-буран юлны күмеп киткәч.

Мин сине эзләдем көннәрдән,
Мин сине эзләдем төннәрдән,
Мин сине эзләрмен таң аткач,
Алсуланып кич ай калыккач.

Мин сине эзләдем читләрдән,
Хәбәр көттем искән җилләрдән,
Хәбәрдәш булды тик ак болыт,
Килче, җаным, ал таңнар булып.

Мин сине эзләдем көннәрдән,
Мин сине эзләдем төннәрдән,
Мин сине эзләрмен таң аткач,
Алсуланып кич ай калыккач.

Мин сине эзләрмен, эзләрмен,
Җиһаннарны иңләп күзләрмен.
Мин сине табармын язлардан,
Йөрәк ярсыганда назлардан!

Мин сине эзләдем көннәрдән,
Мин сине эзләдем төннәрдән,
Мин сине эзләдем таң аткач,
Алсуланып кич ай калыккач.

Мин бит сине таптым таң аткач,
Алсуланып кич ай калыккач…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »