Хуш, авылым

/«Күзләр» пьесасыннан/

Туган җирем, сөйгән авылым
Бигрәк якын күңелгә.
Кай илләрдә яшәсәм дә,
Оныта алмам гомергә…

Хуш, авылым, сау бул,
Сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә;
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.

Матур була, ямьле була
Яз көннәрең, җәйләрең…
Исән булсам, бер кайтырмын
Язлар кебек әйләнеп.

Хуш, авылым, сау бул,
Сәламнәр көт
Таң җилләре искәндә;
Мин җырлармын сине сагынып,
Өзелеп искә төшкәндә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (23 голоса)
« »