Түр бакчама гөлләр чәчтем,
Алларын сайлап кына,
Алар сары чәчәк атты
Хәйраннар калдым шуңа!
Алны сөюгә юрыйлар-
Ә сарыны сагышка.
Кабул булды юраулары-
Җаным ачы сагышта.
Сары чәчәк йөрәгемнең
Сагышын тояр микән.
Җаным ялкыннарда яна-
Еракта калды иркәм.
(Ятларны сөя иркәм)
Күз алларым күк томан
Бәхетемне юксынам.
Яши идек лә бер гөлнең
Пар чәчәкләре сыман.
Гөлем сулды җилләрдә,
Көзгә кергән көннәрдә.
Голем дә юк, ярым да юк
Зарым сөйлим кемнәргә.
Куандырмас гөлләрем лә
Гөрләп чәчәк атсада,
Кайтмас инде мәхәббәтем
Киткән ярым кайтса да.
Бу җыр Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарында бар
Добавлено Вадим Мустаев в Втр, 23/01/2024 - 22:05
«
»