Әбиемнең васыятьләре

Иңдәреңдә фәрештәләр,
Ди миңа ак әбием.
Фәрештәм син дип сөяләр
Әтием һәм әнием.
Һәр иртәне — якты көнне
Фатиха белән башлыйм.
Һәр эшемне, гамәлемне
Изгелеккә багышлыйм.
Үзе тарих, тере тарих
Безнең әби-бабабыз.
Зурласак кына аларны
Олы булып калабыз.
Һәр иртәне — якты көнне
Фатиха белән башлыйм.
Һәр эшемне, гамәлемне
Изгелеккә багышлыйм.
Әбиемнең васыятьләре
Офыгымны киңәйтә.
Иңнәремдә фәрештәләр
Изгелеккә өйрәтә.
Һәр иртәне — якты көнне
Фатиха белән башлыйм.
Һәр эшемне, гамәлемне
Изгелеккә багышлыйм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
« »